Сарман районы башлыгы юлчыларны һәм әтиләрне бәйрәмнәр белән котлады
Җәмгыять

Сарман районы башлыгы юлчыларны һәм әтиләрне бәйрәмнәр белән котлады

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын бүген билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр — Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне һәм Әтиләр көне белән котлады.

Үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы юл тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына район инфраструктурасын үстерүгә, яңа юллар төзүгә һәм яңартуга керткән зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде:

«Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез алдыгызга куелган бурычларны үтәү өчен бар көчегезне куясыз, кешеләрнең иминлеге өчен тырышып эшлисез. Районыбызның юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм», — диде ул.

Аерым җылы сүзләр районның барлык әтиләренә дә юлланды. Фәрит Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Әтиләр көне гаилә институтын ныгытуда һәм яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия:

«Үз гомерендә әти булу шатлыгын татыган, балаларына ата назын, тормышта ныклы терәк һәм яклаучы булырлык әтиләре барлыгын тою мөмкинлеген биргән барлык ир-егетләрне Әтиләр көне белән котлыйм! Киләчәктә дә һәр ир кешегә гаилә учагы җылысын тоеп яшәргә, бәхетле уллар һәм кызлар үстерергә насыйп булсын», — дип ассызыклады район башлыгы.


Нет комментариев