Сәфәре кысаларында министр Җәлил, Сарман, Ләке урман хуҗалыкларында булды, аларның эшчәнлеге белән танышты, белгечләрнең сорауларына җавап бирде, Петровка Заводта Ләке урман хуҗалыгында эшләп килүче агач эшкәртү пилорамасын карады.
Районда урманнар 9 мең 300 гектар мәйдан били.
- Булганнарын сакларга, мәйданнарны тагын да арттыру өстендә эшләргә кирәк, без дә ярдәм итәрбез, - диде Равил Әфраимович.
Министрда районның иген басулары да зур кызыксыну уятты, ул, түзмәде, көзге бодай басуына тукталды.
Нет комментариев