САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар

Татарстанда җылылык өчен 2012 елда кертелгән субсидияләр вакытлыча гына булган.

Татарстанда җылылык өчен 2012 елда кертелгән субсидияләр вакытлыча гына булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләделәр.

Татарстан Хезмәт министрлыгы “Таттеплосбыт” ҖЧҖ йортларында яшәүче кешеләргә генә субсидияләр түләүне башка компания йортларында яшәүчеләргә карата дөрес булмый, дип саный. Шул сәбәпле, 2018 елның 1 июленнән "Таттеплосбыт" кулланучыларына субсидияләр түләү туктатыла.

 

Ведомствода кешеләр торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр алырга мөмкин, дип аңлаттылар. Әгәр дә төбәк стандартларыннан чыгып исәпләнгән торак-коммуналь хезмәтләр бәясе гаиләнең тулаем кеременең 21 процентыннан артса, тору урыны буенча Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр шунда билгеләнә.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев