Татарстанлылар «Сәламәтлек диктанты»нда санлы гигиена буенча белемнәрен тикшерә ала
Җәмгыять

Татарстанлылар «Сәламәтлек диктанты»нда санлы гигиена буенча белемнәрен тикшерә ала

Республикада «Сәламәтлек диктанты» бөтенроссия акциясенең 6 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк өченче этабы уза. Әлеге этапның төп темасы — санлы гигиена һәм интернет челтәрдәге иминлек, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Проект Роспотребнадзор экспертлары тарафыннан «Санитария калканы» федераль инициативасы кысаларында эшләнгән. Акциянең максаты — сәламәтлек турындагы фәнни нигезләнгән белемнәрне һәркем өчен ачык итү. Моннан алдагы ике этапта 2,7 миллионнан артык россияле катнашкан инде.
Тестны теләгән һәркем үтә ала. Тест тәмамлангач, катнашучылар белгечләрнең җентекле аңлатмалары белән дөрес җавапларны күрә алаячак, шулай ук диктантны үтүне раслаучы электрон сертификат биреләчәк.


Нет комментариев