Татарстанда конкурс аша сайлап алынган 300дән артык укучы өчен җәй көне профильле 10 смена оештырыла.
5–11 сыйныф балалары өчен әлеге белем бирү программалары тулысынча бушлай булачак. Бу инициатива республиканың талантлар белән стратегик идарә итү дәүләт программасы кысаларында һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына ярашлы рәвештә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Программаларны «Казан талантлар ачык университеты 2.0» оештыра, һәм алар балаларның фән, олимпиада һәм иҗат өлкәсендәге сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Укучылар лингвистика, физика, химия, информатика, мультипликация, дизайн, музыкаль башкару, театр һәм рәсем сәнгате юнәлешләрен сайлый алачак. Талантлар университеты башкарма директоры Адилә Әхмәтова билгеләп үткәнчә, «Акыллы каникуллар» форматы балаларга җәй көне ял итеп кенә калмыйча, үз сәләтләрен ачарга ярдәм итүче мохиткә эләгергә һәм яраткан фәннәрен тирәтен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Дәресләрне югары квалификацияле белгечләр, шул исәптән танылган «Сириус» үзәге педагоглары, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары һәм профильле компания вәкилләре аерым практик интенсивлар һәм иҗади форматта үткәрәчәк. Сменада катнашучылар уңайлы шартларда яшәячәк, биш тапкыр туклану һәм медицина ярдәме белән тәэмин ителәчәк, ә мәйданчыкларда иминлекне сак хезмәткәрләре һәм кураторлар күзәтәчәк. Барлык сменаларда да катнашу тулысынча бушлай, гаризаны бер яки берничә юнәлешкә тапшырырга мөмкин.
Нет комментариев