«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, 21-27 сентябрь көннәрендә республикада химик матдәләр белән агулануның 62 очрагы теркәлгән.
Зарар күрүчеләрнең яртысыннан артыгын (51,6%) хатын-кызлар, ә 48,4% ын ир-атлар тәшкил итә. Агуланучылар арасында балалар да бар: очракларның 9,6% ы олыларның игътибарсызлыгы аркасында ялгыш агуланган балаларга, ә 14,5% ы яшүсмерләргә туры килә. Аңлы рәвештә агулану очракларының күпчелеге (57,9%) исерү максаты белән бәйле, тагын 36,8% ы суицид омтылышы аркасында булган. Очраклы агуланулар арасында иң күбе — даруларны яки химикатларны ялгыш кабу (34,7%), үзбелдеклелек белән дәвалану (21,7%) һәм спиртлы эчемлекләр белән исерү максаты (17,3%). Бөтен очракларның 5се спиртлы эчемлекләр белән агулануга карый, аларның кайда сатылуы әлегә билгесез.
Нет комментариев