Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы барышында 2027 елны республикада Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте.
Киләсе елда Татарстанның беренче Президентына 90 яшь тула. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев иң катлаулы чорларда республика белән җитәкчелек итте, милләтара һәм диннәр арасындагы дуслыкны саклап калды, шулай ук масштаблы социаль-икътисади программаларны тормышка ашыруга зур өлеш кертте.
«Күбебезгә ул чакта Шәймиев командасында эшләү бәхете елмайды. Мин аннан идарә итү тәҗрибәсенә өйрәндем. Олы рәхмәтемне кабул итегез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович!» – дип белдерде республика Рәисе һәм үз чыгышын Татарстанның танылган «Без булдырабыз!» дигән шигаре белән тәмамлады.
Нет комментариев