САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 12 июнь, бу атнада иң җылы көн булыр дип көтелә.

КФУ профессоры Россия көнендә нинди һава торышы булачагы хакында сөйләде

Россия көнендә, 12 июньдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда җылы һава торышы көтелә. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. «12 июньдә республика территориясендә бу атнада иң җылы көн булыр дип көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә дә +17 градус булачак», - дип искәртте метеоролог. Шул ук вакытта, галим сүзләренчә, инде шимбә көнне үк салкын атмосфера фронты Татарстанга яңгырлар алып киләчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, шуннан соң республикада төньяк-көнчыгыштан килгән салкын һава массалары хакимлек итәчәк. Ялларда температура фоны түбәнәячәк. Һава температурасы төнлә +10..+12, көндез +13..+18 градус тәшкил итәчәк. Хәер, инде дүшәмбедә үк, 15 июньдә, республикада җылы һава торышы урнашачак. Төнлә +10 градус булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк. Переведенцев ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына таянып билгеләп үткәнчә, җәен һава торышы климатик нормага туры киләчәк. Аның әйтүенчә, «җәй яңгырлар белән башланып китсә дә, тулаем алганда ул узган елның җәе белән чагыштырганда җылырак булачак».
 

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев