САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таныш булыгыз: яңа китап

“Сынаулар һәм җиңүләр гасыры”

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган, Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы турында язылган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан чыгарып алырга мөмкин.
Бу китап - Татарстан авыл хуҗалыгының гасырлык тарихын гомумиләштерүгә беренче омтылыш, авыл хуҗалыгы тарихы да быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Татарстан тарихы белән бергә үрелеп бара.
Китап гаять зур кыенлыклар белән мөһим һәм җаваплы миссияне — республика халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итүне башкарган һәм башкара торган кешеләргә багышлана.
Китапның төп бурычы - укучыны Татарстан аграр секторының бүгенгесен һәм киләчәген аңлау өчен аның үткәнен белүнең ничек мөһим булуы турында уйланырга этәрү. Бу басмада милли намусыбызның һәм горурлыгыбызның документаль дәлиле буларак буыннан-буынга тапшырылырга һәм сакланырга тиешле бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев