Шыгайдан Мубинә Гараевага 90 яшь тулды
Җәмгыять

Шыгайдан Мубинә Гараевага 90 яшь тулды

Шыгай авылында гомер итүче Мубинә Юсуп кызы Гараева үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәм көнендә юбилярны Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов котлады. Ул Мубинә Юсуп кызына тирән ихтирам сүзләрен җиткерде һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды.

Юбилярга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер итүен теләделәр.


Нет комментариев