Махсус операциядә катнашучы эшмәкәрләргә 705 млн сум ярдәм
2026 елда Татарстанда махсус операция катнашучысы булган эшмәкәрләргә, аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук хезмәткәрләре махсус операция зонасында хезмәттә булган эшмәкәрләргә бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен 705 миллион сум юнәлдерелде.