Район судында яңа суд рәисе белән таныштыру тантанасы үткәрелде
Җәмгыять

Район судында яңа суд рәисе белән таныштыру тантанасы үткәрелде

Узган атнада Россия Федерациясе Президентының 2026 елның 12 октябрендә дөнья күргән 723 санлы Указы нигезендә Хәнипов Рөстәм Мирдасалих улы Сарман районы суды рәисе итеп билгеләнгән иде.

Бүген – 19 октябрь көнне район судының утырышлар залында аны бергә эшләячәк хезмәттәшләре, хокук саклау структуралары вәкилләре, тирә-як районнарның район судлары рәисләре белән таныштыру тантанасы үткәрелде.

– Без бүген махсус миссия – элеккеге суд рәисе Ринат Рәсим улының рәислек срогы чыгу һәм вәкаләтләрен туктатуы сәбәпле, яңа суд рәисе белән таныштырырга килдек. Рөстәм Хәнипов Казан федераль университетын тәмамлаган, Мамадыш районы судында баш белгеч, консультант, судья ярдәмчесе булып эшләде. Ә Сарманда аның хезмәт куюына 16 ел була. 2010 елдан – җәмәгать судьясы, 2013 елдан федераль судья вазифаларын башкарды, вакытлыча суд рәисе булып торды. Хокук саклау тармагындагы хезмәт стажы – 23 ел да 4 ай, судья булып  15 елдан артык эшли, – диде җыелышны алып баручы Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров.

Ул Сарман халкының хезмәт сөючән икәнлеген, судларда эш өчен бик яхшы шартлар тудырылганын да билгеләп үтте, яңа рәис һәм  коллективның үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләүләрен һәм уңышлар теләде.  Азнакай, Әлмәт, Зәй, Тукай, Мөслим районнарының суд рәисләренә бүгенге чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Сез тәҗрибәле хезмәткәрләр, тәҗрибәгез белән уртаклашырсыз, дип ышанам», – диде. Сарман районы судының киләчәктә дә уңышлы эшләячәгенә, республика күләмендә тагы да матуррак эшләре белән танылачагына ышаныч белдерде. Элеккеге район суды рәисе Ринат Хәйбрахмановның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтен билгеләп үтте.   

Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Алексей Кукушкин да яңа рәискә хезмәтендә уңышлар теләде.

Җыелышта район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты.

– Ринат Рәсим улының бөтен хезмәт юлы Сарманда үтте, дисәң дә була. Прокуратурада, күп еллар район судында хезмәт куйды. Белемле, принципиаль, булсын дип эшли. Кайда гына эшләсә дә, тырышлыгы белән аерылып торды.  Коллективыгыз бик матур: уңган, тырыш. Шулай ук  Рөстәм Мирдасалих улына да уңышлар гына юлдаш булсын, – диде ул.

Коллектив исеменнән яңа рәисне баш белгеч Анна Хәсәнова  тәбрикләде.

– Безнең коллектив тырыш һәм хезмәт сөючән, һәркем үз эшен яхшы белә. Рөстәм Мирдасалих улын яңа вазифасы белән котлыйбыз, җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышачакбыз. Ә сезгә, Ринат Рәсим улы, зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең кул астында коллектив бердәм, үзара аңлашып эшләде һәм ныклы булды, – диде ул.

Яңа рәискә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ришат Бәхтиев, күрше районнардан килгән суд рәисләре дә иң матур теләкләрен җиткерделәр. Ә Ринат Хәйбрахманов хезмәтен судья буларак дәвам итәчәк.


Нет комментариев