САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Рәмилә Абраменкованың шигырь юлларын тәкъдим итәбез

Рәхим итеп укыгыз.

hәр төн шулай йокларга яткач та,
Башка төрле уйлар киләләр.
Төне буе аннан йокы бирми,
Интектереп җанга тияләр.


Нишләп тормыш рәхимсез икән соң?
Тигез бирелмәгән Һәркемгә...
Кемдер шатлыкка кумелеп яши,
Кемдер - бәхет эзләп интегә.


Балалар йортында ничә йөзләр
Көтә ата-ана җылысын:
Көн дә тәрәзләрдә яшьле күзләр,
Кемнәр генә килеп җылытсын.


Нәрсә өчен түли бу балалар,
Нишләп алар хакы тыелган?!
Бу дөньяга әле тумас борын
Кайлардан сон гөнаһ җыелган?!


Шәhәрләрдә меңләгән сукбайлар
Тора сузып алга кулларын,
Ә күпме турәләр, күпме байлар
Яши эшкә җигеп колларын.


Нишләп һәркем тигез яши алмый?
Сукбай хәлен аңламый байлар.
Кемдер академия тәмамлый,
Ә купмеләр акылга сайлар?


Ни өчен соң барлык кешеләр дә
Тигез итеп яратылмаган?
Нигә барлык тәрәз - ишекләр дә
Бәхет белән уратылмаган?!


Сораулар туганнан туып тора,
Җавапларын гына кем бирер?
Җирдә кемгә нәрсә тиешлеген
Бары бер Ходай гына белер.

 

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев