САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманга Урман хуҗалыгы министры килде

Бүген районга ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эшлекле сәфәр кылды.

Ул район урман фонды территориясендә 2021 елның янгын куркынычы янаган урман культуралары сезонын ябу йомгаклары һәм 2022 елга билгеләнгән бурычлар буенча үткән киңәшмәдә катнашты. Кунакны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды. Киңәшмәдә урманчылар, авыл җирлекләре башлыклары, урман хуҗалыгы тармагы белән бәйле оешма җитәкчеләре катнаштылар.
- Сарман районында урманнар 9 мең гектардан артык мәйданны били. Күп булмаса да, һәр агач безнең өчен кадерле, кыйммәтле. Булган массивларны янгыннан саклау – безнең уртак бурычыбыз. Без агач үсентеләрен үстерергә дә, урман утыртырга да өйрәндек. Республикада, шул исәптән сезнең районда да исәпкә алынмаган агачлар үсүче мәйданнар бар. Киләчәктә шул участокларны межалау өстендә эшләячәкбез. Урманнарны саклауга керткән өлешегез өчен, һәрберегезгә рәхмәт, - диде Равил Әфраим улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев