Татар халкы элек-электән үк эшчән, киң күңелле, ярдәмчел булган. Ул һәрвакыт төрле кул эшләре белән шөгыльләнгән, матурлыкка омтылып яшәгән. Татар хатын-кызлары кулыннан бервакытта да эш төшмәгән: бизәкле савыт-саба эшләү, йон эрләү, шәл бәйләү, киемнәр тегү, сөлгеләр, ашъяулыклар чигү булган. Авыр чорларда яшәсәләр дә, матур, килешле итеп киенә дә белгәннәр. Еш кына үзләре чиккән укалы калфаклар, алъяпкычлар ябып йөргәннәр. Шулай итеп, алар әби-бабаларыбызның күңел җылысын, халкыбызның күңел җәүһәрләрен саклаганнар. Югары технологияләр зур үсеш алган хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй кирәксез, үзең теккән кием, бәйләнгән оекбаш-бияләйнең дә кирәге юк кебек. Алай түгел икән, киресенчә, кул эшләре популярлаша гына баралар.
Районыбызда да андый осталар бар. Ләшәү-Тамак авылында яшәүче Миңнебаева Гөлшат Габдулла кызы кечкенәдән кул эшләре белән мавыга. Матурлыкка омтылыш бала вакыттан ук сеңгән аңа. Тегү сәләтен әбисе белән әнисе мирас итеп калдырганнар. Кайбер күнекмәләрне мәктәптә хезмәт дәресендә дә алган Гөлшат апа. Өйрәнү генә түгел, шуңа кул яту, әвәслек тә кирәк шул. 7 сыйныфта укыган вакытта ук үзе күлмәкләр тегеп кигән ул.
Гөлшат апаны, “Милләтем бизәкләре күңелне бизәкләде” милли проектыбызның чираттагы герое итеп сайлап, үзе янына юл тоттык. Татар хатын-кызларына хас булган зифа буйлы, ягымлы, ачык йөзле, бик чибәр ханым каршы алды безне. Яшәгән йортының һәр почмагында – аның иҗат җимеше. Искиткеч матур бизәкле мендәр тышлары, чиккән сөлгеләре, алъяпкычлары, бәйләнгән оекбашлар, калфаклар, кулъяулыклар, брошьлар ... Һәр кул эшендә Гөлшат апаның күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана.

Мин Әлмәт районы Бигәш авылында туганмын. 1964 елда, Җәлил поселогы салына башлагач, гаиләбезгә фатир бирделәр һәм без шунда күченеп килдек. Ул чакта анда өч кенә йорт бар иде. Җәлилдә үстем, шунда укыдым. Әтием вафат булганнан соң, әнием, абыем, энем белән Әлмәт шәһәренә күченеп киттек. 8 сыйныфны тәмамлагач, Әлмәт төзелеш техникумына укырга кердем, аннан озак еллар “Җәлилнефть” идарәсендә оператор булып эшләдем. Кечкенәдән үк сызым сызарга, рәсем ясарга, тегү тегәргә ярата идем. Балалар бакчасына йөргән вакыттан ук, барлык курчакларыма да үзем күлмәкләр тектем. Әниемнең тегү машинасы бар иде. Ул эштә вакытта, машинасын алып, тегә идем. Әбием – абыстай, кул эшләренә оста, гарәпчә дә укый иде, дип, балачак хатирәләре белән уртаклашты Гөлшат апа.
Аның иҗатка юлы нәкъ менә шул курчаклы уеныннан башлана. Тукыма кисәкләре табып, курчакларына күлмәкләр тегү, әнисе күрмәгәндә генә, тегү машинасында тегү – бу инде уен гына түгел, ә табигый сәләтнең уянуы була. Машинаның «текми» башлавы да аның өчен киртә булмый, ә табышмакка әверелә. Җепнең энәгә уралып бетүе кечкенә останың беренче «имзасы» була.
Чигү эшенә тотынгач та, ул үзенең түземлеген сыный. Мәктәптә үк аның бу осталыгын күреп алалар. Хезмәт дәресе укытучысы: «Синең кулың эшкә ятып тора», - дип, аңа үз итәкләрен тегәргә дә ышанып тапшыра. Бу шөгыле Гөлшат апага тормыш иткәндә дә бик зур ярдәм итә.
Балаларым кечкенә вакытта, хәзерге сыман, киштә тутырып, төрледәнтөрле тукымалар, киемнәр дә күп түгел иде. Эштән кайтышлый, кибеткә кереп, булган тукымаларны ала идем. Күз алдыма килгән берәр күлмәк яки итәкне кич утырып тегә идем дә иртән эшкә киеп китә идем. Булганнарын төзәткәләп тә, үземнең туй фатасыннан кызларыма күлмәк теккән чаклар да булды. Кызларыма – төрледән-төрле матур күлмәкләр, улыма шорты-чалбарлар, кепкалар тегеп, зәвыклы киендереп үстердем, - ди Гөлшат апа.
Кияүгә чыккач, язмыш җилләре аны тагын Җәлилгә алып кайта. Нәдер авылы егетенә кияүгә чыгып, аның белән өч балага гомер бүләк итәләр. Гаилә, балалар, йорт мәшәкатьләре арасында да аның кулыннан энә төшми. “Җәлилнефть” идарәсе оештырган рәсем, пластилин, пыяладан әйбер ясау конкурсларында катнаша башлый. Яңа ел алдыннан кардан төрле сыннар ясап, урыннар алу – аның өчен мактаулы исемнәр түгел, ә иҗатның нәтиҗәсе, кул җылысының катырылган суда да чагылуы кызык була.

Тормыш сынауларсыз гына бармый икән шул. 20 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәч, ул яңадан гаилә кора. Икенче ире белән 25 ел Ләшәү Тамак авылында тату гомер кичерәләр. Аның вафатыннан соң да, Гөлшат апа кул кушырып утырмый – фермада эшләп ала, гөлләр, чәчәкләр, кош-корт үстерә.
Пенсиягә чыккач, озын кичләрне ничек уздырырга дип аптырап утырганда, күңел түрендә йөрткән чигүгә кабат тотындым. Ә аннан Интернет челтәрләреннән курчаклар ясарга өйрәндем. Ясап карагач, нәтиҗәсе бик сөендерде. Бу инде балачак уены гына түгел, ә җитлеккән иҗат иде. Минем эшләремне күреп, клуб мөдире Илсөяр Кәлимуллина: «Әйдә, Гөлшат апа, конкурска җибәрәбез», диде. Шулай итеп, бәйгеләрдә дә катнаштым. Пандемия чорында үткәрелгән Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» оешмасының онлайн-конкурсы миңа зур җиңү китерде. Бу минем бәйгеләрдә беренче катнашуым булды. Аннан соң район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов тәкъдиме белән бәйгегә кул эшләремне җибәрдем. Өч бәйгедә катнашып, берсендә – тамашачылар симпатиясе призына, икенчесендә – икенче, ә «Гаилә елы»на багышланган өченчесендә беренче урынга лаек булдым, - диде ул.
Аның куллары туктап тормый. Быел сыйныфташлар очрашуына да Гөлшат апа буш кул белән бармый. Ир-егетләргә – җылы «прихватка», ә хатын-кызларга йөрәк җылысын кушып эшләнгән, мамык тунлы курчаклар бүләк итә.
Матурлыкка, гүзәллеккә гашыйк Гөлшат апа фотога төшерү эшен дә үз итә. Кул эшләре кебек, ул да яраткан хоббиена әйләнгән. Күбрәк табигатьне, балаларын фотога төшерә ул. Төзелеш техникумында укыган вакытта эретеп-ябыштыру фәненнән гел яхшы билгеләр ала торган була. Махсус аппаратын сатып алып, коймаларын да тормыш иптәше Фоат абый белән бергәләп үзләре эшлиләр. Машинада да җилдән җитез элдерә ул. Ихтыяр көче, сабырлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар хас аңа. Шуңа күрә дә Интернет челтәрләреннән мастер-класслар карап, төрле чыганаклардан курчак ясау серләренә дә төшенгән дә инде ул. Курчакларның йөзен махсус балчыктан, гәүдәсен каты чыбыкка мамык катырып ясый, төрле әкият персонажларын булдыра.
Эшләгән эшләремнең бер дә читенлеге юк. Бер өйрәнгәч, кызыксынып эшлисең, шулардан ләззәт аласың, тынычлык табасың. Эшемнең нәтиҗәсен күрү үзе бер куаныч, тагын да тырышып эшләү теләге уята. Шөгылемне оныкларым да дәвам итсә иде, дип телим, - ди Гөлшат апа.

Останың кул эшләре авыл мәдәният йорты үткәргән барлык чараларда да кулланыш таба. Балалар бакчасына да Гөлшат апаның ярдәме бик зур. Төрле бәйгеләр, концерт программалары өчен күлмәкләр, алъяпкычлар, татар хатын-кызларының милли костюм комплексына кергән изүләр, хәситәләр ясау, төрле баш киемнәрен тегү, чигү, курчаклардан әкияти затлар ясау, һичшиксез, Гөлшат апаның кулы белән эшләнә. Сабантуйлар чорында, чыгыш ясар өчен милли күлмәкләр тектерергә дип, күрше авыллардан да киләләр аңа. Һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел Гөлшат апа беркемне дә кире бормый. Алтын куллы оста чиккән кульяулыклар кунакка килгән һәр кешегә бүләк ителә. Матурлыкка гашыйк остабикәнең тәрәз төпләрен дә гөлләр бизи, иртә яздан бакчасы шау чәчәккә күмелә аның. Аш-суга да оста әле Гөлшат апа. Кунакка кайткан балаларын, оныкларын тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйларга ярата ул.

Гөлшат апа кул эшләренең күбесен авыл балалар бакчасына да бүләк иткән. Оста белән бергә анда да экскурсия ясадык. Әнә тәрәз янындагы өстәл өстендә аерым бер тормыш “гөрли”: милли татар киемле, чәчләренә чулпы таккан, озын толымлы, баш очына ука калфак элгән татар кызы мич янында кайнаша. Бала итәкле озын күлмәк өстеннән, чигүле алъяпкыч кигән кыз озын табагач белән мичтән бәлеш ала. Кырыендагы өстәл өстендә кыстыбыйлары да бар. Ерак түгел бер кыз чигү чигеп утыра. Бу күренеш әкияти бер дөньяга тиң. Боларның барысын да Гөлшат апа үз куллары белән ясаган. Габдулла Тукай әкиятендәге персонажлары да күз явын алырлык. Аларның образларын тудыру өчен, күпме тырышлык, көч кирәген ул үзе генә белә.
Авыл мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы өчен Гөлшат апа – чын хәзинә. Аның турында нинди генә мактау сүзләре әйтсәм дә, аз булыр кебек. Авылда да, берәр бәйрәм үткәрәбез, персонажларга кием кирәк иде, диеп мөрәҗәгать итсәк, ул аны, үзенең фантазиясен баетып, тиз генә эшләп бирә. Мәсәлән, һәр Яңа ел бәйрәме өчен шул елның символын гәүдәләндергән киемнәр тегә, курчак театры өчен кулга киеп уйный торган әкият геройларын булдыра. Бөтендөнья татар конгрессы “Татар авылы" бәйгесе оештырды. Гөлшат апаның кул эшләре дә әлеге бәйгегә тәкъдим ителделәр. “Авылым кешеләре” номинациясендә иң күп тавыш җыеп, беренче урынга лаек булды ул. Гөлшат апа безнең бәхеттән шушы авылда яшидер, аның күз нурлары салынган, тегелгән, чигелгән, бәйләнгән милли киемнәре белән без төрле конкурсларда катнашабыз, призлы урыннар алабыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел: аларның бик купшы итеп тегелгән татар, башкорт, рус милләт киемнәренә Гөлшат апаның кул һәм күңел җылысы кергән. Аның чиккән сөлгеләре, курчаклары Американың Майами штатында үткәрелгән Сабантуйда Америка татарларына бүләк ителде. Алтын куллы, мәрхәмәтле йөрәкле, чиста күңелле булганы өчен, барыбыз да аны хөрмәт итәбез, рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Без Гөлшат апага исәнлексаулык, яңа иҗади уңышлар телибез, - диде аның хакында Ләшәү-Тамак авылы мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина.

Гөлшат апаның гомере – энә очындагы җеп кебек. Кайвакыт нечкәреп китә, кайвакыт кыенлыклар белән урала, әмма ахырда барыбер искиткеч матур бизәк хасил итә. Ул бизәк – аның гомер җебе, һәм бу җеп әле дә өзелми, чөнки иҗат – ул мәңгелек, ә кул җылысы – буыннардан-буыннарга күчә торган иң кадерле мирас.
Милләтем бизәкләре
Миләүшә Зарипова
Нет комментариев