Татарстанда сиреналарны планлы тикшерү 9 октябрьгә күчерелде
Җәмгыять

Татарстанда сиреналарны планлы тикшерү 9 октябрьгә күчерелде

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән халыкка хәбәр итү системасын планлы тикшерү 7 октябрьдән 9 октябрьгә күчерелде.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

9 октябрьдә тикшерү түбәндәге график буенча узачак:

  •  10:40 сәгатьтә — республика дәрәҗәсендә электромеханик һәм тавышлы сиреналар кабызылачак;
  •  10:43 сәгатьтә — экстрен хәбәрне тапшыру өчен теле- һәм радиоканаллар (беренче мультиплекс) җәлеп ителәчәк;
  •  10:44 сәгатьтә — сиреналар муниципаль дәрәҗәдә яңгыраячак.

Нет комментариев