«Цифрлы ID» сервисы Татарстанның өлкән яшьтәгеләре арасында популярлаша
Җәмгыять

«Цифрлы ID» сервисы Татарстанның өлкән яшьтәгеләре арасында популярлаша

Татарстанда «Макс» мессенджерындагы «Цифрлы ID» сервисын кулланучы өлкән яшьтәгеләр саны тиз арада үсә. Аны 53 меңгә якын пенсионер рәсмиләштергән инде — бу агымдагы елның июне белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

Шулай ук сервистан 20 меңнән артык күп балалы гаилә дә актив файдалана. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Цифрлы ID» кәгазь документларны — паспорт, СНИЛС, полис, ИНН, машина йөртү таныклыгын, күп балалы гаилә һәм пенсионер таныклыкларын тулысынча алыштыра ала. Иҗтимагый урыннарда яшьне, шәхесне яки ташламага хокукны раслау өчен смартфон аша QR-код күрсәтү дә җитә.

Хәзерге вакытта әлеге система республиканың 213 мәдәният учреждениесендә һәм 161 кунакханәсендә уңышлы эшли. Бу килүчеләргә үзләре белән кәгазь документлар йөртмәскә, ә администраторларга шәхси мәгълүматларны кулдан кертмичә, теркәүне берничә секундта узарга мөмкинлек бирә.

Сервисны ничек тоташтырырга:

* «Макс» мессенджерында «Цифрлы ID» бүлегенә күчәргә.

* «QR булдырырга», аннары «Документлар өстәргә» төймәләренә басарга.

* Мәгълүматларның иминлеге өчен биометрия буенча керүне кабызырга.

* Шәхесне раслау өчен «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша авторизация узарга.

QR-код һәр 30 секунд саен яңартыла һәм тик хуҗаның смартфонында гына эшли, бу чит кешеләрнең документларга керүен булдырмый. Сервисны үстерү «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.


Нет комментариев