Сарман районы укучылары «Сәйяр» фестивалендә чыгыш ясады
Җәмгыять

Сарман районы укучылары «Сәйяр» фестивалендә чыгыш ясады

Бу атнада Әлмәтнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиясендә «Сәйяр» фестиваленең зона этабы узды.

Биредә төрле район һәм шәһәрләрдән килгән театр коллективлары үз осталыгын күрсәтте.

Фестивальдә Сарман районы укучылары да актив катнашты:

 * Җәлилнең 1 нче урта мәктәбе укучылары (10-11 сыйныфлар) Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» драмасыннан өзек тәкъдим итте.

 * Сарман урта мәктәбенең 4-5 сыйныф укучылары Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрен сәхнәләштерде.

Яшь артистларыбызны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа иҗади җиңүләр телибез!


Нет комментариев