Сарман муниципаль районы делегациясе район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Рәисенең ТР Дәүләт Советына еллык юлламасын уку чарасында катнашты.
Үз чыгышында Рөстәм Минниханов республика халкына бердәмлекләре һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Чарага чакырылган кунаклар арасында төбәкне үстерүгә һәм Ватанны саклауга зур өлеш керткән безнең якташларыбыз да бар иде:
- Рөстәм Гыйбадуллин — Сарман районы фермеры. Татарстан Рәисе аны республиканың азык-төлек иминлегенә зур өлеш кертүче авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре арасында аерым сәламләде.
- Рушан Исламов — хәрби хәрәкәтләр ветераны, Батырлык ордены кавалеры һәм махсус хәрби операция зонасында взвод командиры вазифасын вакытлыча башкаручы. 1994–1996 елларда ул Төньяк Кавказда махсус билгеләнештәге бригадада хезмәт иткән, ә 2024 ел башында контракт төзеп, яңадан Ватанны саклауга баскан.
Чыгышның төп яңалыгы — Татарстанда 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итү булды. Бу инициатива республиканың Беренче Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесенең тууына 90 ел тулуга багышланган.
Нет комментариев