САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман кызы Гүзәл Гайнуллинага мактаулы исем бирелде 

Төрле өлкәләрдә мактаулы исемнәргә лаек булган якташларыбыз шактый. Бүген безгә тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште: Сарман кызы Гүзәл Гайнуллинага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. 

Гүзәл Сарманда туып үсә. 1998 елда Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. Шул ук елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Ул тамашачыларга “Сүнгән йолдызлар”да – Фатыйма, “Соңгы риваять”тә – Сөембикә, “Канлы туй”да – Кәләш һәм башка рольләр аша таныш. 
ТР Президенты Указы нигезендә, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гайнуллина Гүзәл Хөсәен кызына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде. (ред.)

Фотосы:http://matbugat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев