Сарман укытучысы республика күләмендә район данын яклады!
Бүген, 28 сентябрьдә, Кайбыч районының Кошман төп мәктәбендә «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» республика бәйгесенең финалы узды. Бәйге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакцияләре, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәгарифне үстерү институты белән берлектә оештырылды.
Республика буенча 260тан артык педагог арасыннан иң оста 8 укытучы гына финалга узды. Алар арасында Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Мөнир кызы Нәҗметдинова да бар!
Район мәгариф бүлеге Чулпан Мөнир кызын зур уңышы белән тәбрик итә, аның белән горурлана һәм киләчәктә дә яңа яулаулар, иҗади уңышлар тели!
Нет комментариев