Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасын республика халкына җылы рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Ул бүгенге катлаулы шартларда гражданнар бердәмлегенең һәм теләктәшлегенең әһәмиятен аерым билгеләп үтте.
ТР Рәисе ассызыклаганча, 2026 ел илебез халыкларының һәм барлык гражданнарның бердәмлеге билгесе астында уза, бу исә сынаулар вакытында аеруча мөһим.
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга тышкы басым шартларында ныклык күрсәткәннәре, дәүләткә һәм алгы сызыктагы яклаучыларыбызга даими ярдәм иткәннәре, шулай ук республика үсешенең нигезе булып торган тырыш хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.
Республика җитәкчесе халыкка туган тел аша да мөрәҗәгать итеп: «Сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм», – дип өстәде.
Нет комментариев