САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районга яңа автолавка кайтты

Сарман районы тагын бер автомашиналы булды.

Татарстанда эшләп килүче һәм халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүче автолавкаларның саны елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә кулланучылар җәмгыяте системасында 1315 торак пунктны тормыш-көнкүреш товарлары белән тәэмин итүче 106 автолавка эшли. Шушы көннәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район кулланучылар кооперативлары җитәкчеләренә яңа автолавка машинасы ачкычлары тапшырды. Быелгы үзизоляция шартларында аларның әһәмияте тагын да артты. Республиканың азык-төлек идарәсе башлыгы фикеренчә, автолавкалар, мобиль сәүдә форматын үстереп, авыл халкына зур файда китерәләр.
- Районда ике автолавка машинасы кече авыллар халкына хезмәт күрсәтә иде. Барлыгы 27 авылга график нигезендә атнага ике тапкыр күчмә сәүдә белән чыгабыз. Менә тагын бер автомашиналы булдык, - диде “Татпотребсоюз” җәмгыятенең Сарман кулланучылар кооперативы җитәкчесе Роберт Маликов.
Үзчикләү чорында авылларга автолавкалар чыгу аеруча актуаль булган. Әллә ни читкә барасы да түгел. Азык-төлекне хәзер менә шул рәвешле китереп тә бирәләр.
- Автолавка капка төбенә үк килеп туктый. Көндәлек товарлар, азык-төлек җитәрлек. Аллага шөкер, пенсияләрне вакытында биреп баралар. Без, өлкәннәргә, үз транспорты булмаганнарга, җәяүләп бик еракка йөри алмаганнар өчен, мондый сәүдә бигрәк уңайлы, - дип сөенечләрен уртаклашканнар инде Сөлек авылында яшәүчеләр, бервакытны авылларына баргач.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев