САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Советының дүртенче утырышы узды

Депутатларның бер өлеше анда ZOOM режимында катнаштылар.

Аны район Советы рәисе - район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Депутатларның бер өлеше анда ZOOM режимында катнаштылар. Беренче көн тәртибе буенча 2021 елга һәм планлы 2022-23 елларга район бюджеты хакында район Советының бюджет- финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. Районда гражданнарга бушка җир участоклары бирүнең уртача нормасы турында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Айдар Нариманов сөйләде. Муниципаль район Советының 2021 елга эш планы белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева таныштырды. Депутатлар һәр каралган сорау буенча карарлар кабул иттеләр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев