САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район басуларына “5” ле куелды

Районның авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре игеннәрнең торышына бәя бирделәр.

Бүген – 10 июнь көнне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Агрокөч” җәмгыяте генераль директоры Светлана Барсукова, аның үсемлекчелек буенча урынбасары Булат Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, районның авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре, агрофирмаларның баш агрономнары басуларда булдылар, игеннәрнең торышына бәя бирделәр. 
Белгечләр чәчүлекләрне карауны Сарман аграр көллияте басуларыннан башладылар. Соңыннан алар “Сарман”, “Җәлил”, “Нөркәй” агрофирмалары, “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе басуларын карадылар. Һәр агрофирманың агрономнары кайда күпме культура чәчелгәнлеге, нинди эшкәртү һәм тукландыру үткәрелгәнлеге, бүгенге көндә кырларда нинди эш алып барылганлыгы белән таныштырдылар. Комиссия тарафыннан һәр нәрсә – үсемлекләрнең үсеше, куелыгы, рәт аралары, дымлылык һәм башкалар исәпкә алынды. Басуларга югары бәя бирелде.
Светлана Барсукова басуларны карау барышында чәчүлекләрнең торышына әйбәт бәя биреп, районның уңай якларын билгеләп үтте.
- Басуларыгыз матур. Сарман районы элекке еллардан ук финанс мәсьәләләренә дә игътибарлы булды. Сез эшнең үзкыйммәтен мөмкин кадәр түбән итеп, аны әйбәт сыйфат белән башкарырга тырышасыз, - диде ул.
Булат Шакиров һәр басуның уңай һәм эшләп бетерәсе яки кичекмәстән башкарырга тиешле якларына тукталды.
- Сарман районы соңгы елларда нык кына алга китте. Сез элек тә артта түгел идегез инде. Әмма хәзер шундый дәрәҗәгә күтәрелдегез – эштә һәр нюанска игътибар итәсез, аларны да югары сыйфат белән башкарырга омтыласыз. Бу – бик яхшы, әлбәттә, чөнки шушылай эшләгәндә генә югары уңышка өмет итеп була. Эшләгән эшләрегез матур, басуларыгыз ямьле, үзегез тырыш. Сарман районында быел зур уңыш, күп икмәк көтелә. Хезмәтегез өчен рәхмәт! – диде ул иң ахырдан, басуларны карауда катнашучы авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләренә, белгечләргә мөрәҗәгать итеп.
Соңыннан басуларны карау нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде. I урынга – “Нөркәй”, II урынга – “Сарман” һәм “Җәлил” агрофирмалары, III урынга Сарман аграр көллияте һәм “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе басулары лаек дип табылды.


Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев