САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район автомобильчеләре өчен тагын бер яңалык

Россия Югары суды пленумы карарында судьяларга Административ хокук бозулар кодексының 12нче бүлеген гамәлгә ашыру тәртибе аңлатыла.

Машина номерларының кыяфәте үзгәргән очракта, йөртүчеләрне бер айдан өч айга кадәр хокукларыннан мәхрүм итәргә яки 5 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу һәм башка берничә яңалык Россия Югары суды Пленумы карарында күрсәтелә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Документ нигезендә, пычрак яки кар катламы капланган яки төрле җайланмалар белән үзгәртелгән машина номерлары үзгәртелгән номер билгеләре булып санала. Номерның пычрануы һава шартлары белән бәйле булмаган очраклар гына күздә тотыла. Инспектор ясаган һәм эшкә кушып бирелгән фотография яки видеоязма хокук бозу дәлиле булып тора ала.

Моннан тыш, кагыйдә таләпләрен бозып, юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булган машина йөртүче, автомобиленең башка машина белән контактка керү-кермәвенә карамастан, административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсенең 2нче өлеше нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Автомобиль хуҗасы һәлакәт очрагы турында белгән һәм аңлы рәвештә авария урынын ташлап киткән очрак шушы вактытта карала.

Карарның тагын бер яңалыгы машина йөртүчедә ОСАГО полисының кәгазь күчермәләре мәҗбүри булуына кагыла. Документта әйтелгәнчә, полисны электрон рәвештә рәсмиләштергән, әмма үзе белән кәгазь күчермәсе булмаган очракта, автомобиль хуҗасын җаваплылыкка тартырга ярамый. Күптән түгел ОСАГО турында законга кертелгән төзәтмәләр кәгазь дубликатыннан башка эшләү мөмкинлеген бирә. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев