Район мәдәният йортында бу көннәрдә «Җырлы балачак илендә» җыр бәйгесенең унҗиденчесе үтте.
Иң элек зоналарда узган сайлап алу турын үткән авыллардагы сәләтле балалар йомгаклау концертында очраштылар. Ә кичә район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче, мәктәпләрдә укучы, Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче талантлы балалар чыгыш ясадылар.
Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова, бәйгедә катнашучыларны тәбрикләп, җиңүчеләргә Диплом һәм акчалата сертификатлар тапшырды.
0
0
Нет комментариев