Район халкы кайсы очракта хезмәт күрсәтүдән баш тарта ала?
Җәмгыять

Район халкы кайсы очракта хезмәт күрсәтүдән баш тарта ала?

Әгәр дә килешүдә законга каршы килердәй һәм кулланучының хәлен авырайтуга сәбәпче булырдай пунктлар булса, алар гамәлдән чыгарыла.

Бер кыз, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү турында килешү төзеп, берничә айга фитнес-клубка абонемент сатып ала. Ул берничә дәрестә була, әмма, кызганычка каршы, сәламәтлеге аркасында, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә алмый. “Мин абонемент белән файдалануны туктатып торуларын сорадым, ләкин бу вариант билгеле бер тариф буенча гына гамәлдә, дип аңлаттылар”, — ди хокукы бозылган спорт сөюче кыз. 

Бу очракта "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 782 статьясы — әлеге кыз ягында. Кулланучы килешүне теләсә кайсы вакытта өзәргә һәм акчаларны кире кайтаруларын таләп итәргә хокуклы. Әгәр дә килешүдә законга каршы килердәй һәм кулланучының хәлен авырайтуга сәбәпче булырдай пунктлар булса, алар гамәлдә исәпләнми. Заказлар кабул итүче кулланучыга барлык чыгымнарын кайтарырга тиеш. Бу очракта кыз чыгымнарны мөстәкыйль исәпли. Ә аларга клуб картасы ясату һәм башка административ чыгымнар да керергә мөмкин, — дип җавап бирде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге начальнигы Евгения Чернова. 

Кулланучы кыз контрактны өзү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә, абонемент буенча кулланылмаган айлар өчен акчаларны кайтаруларын сорый. Клуб администрациясе акчаны кире кайтарудан баш тартмаган да кебек була, ләкин, озын ял көннәре алдыннан булу сәбәпле, таләпне канәгатьләндерү вакыты озакка сузыла. Килешүдә күрсәтелгән шартлар буенча клиентның язмача гаризасы ун көн эчендә каралырга, ә акчаларны кайтару утыз эш көне эчендә башкарылырга тиеш.

Бу мәсьәлә буенча фитнес-клуб администрациясе белән аралашып, без үз ягыбыздан аңлатмалар бирдек. "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы нигезендә акчаларны кайтару вакыты календарь көннәр белән исәпләнә, ягъни ял һәм бәйрәм көннәре шулай ук каралган вакыт исәбенә кертелә, — дип ачыклык кертте белгеч.  

РФ Гражданнар кодексының 450.1 маддәсендә күрсәтелгәнчә, контрактны үтәүдән баш тарту турында хәбәр алганнан соң килешү туктатылган дип санала. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы гамәлдәге законнар кулланучы контрактны үтәүдән берьяклы баш тарткан очракта акчаларны кайтару вакытын билгеләми. Мондый вакыт ике якның үзара килешүе белән билгеләнергә мөмкин.

Нәтиҗәдә, әлеге бәхәс уңай якка хәл ителә: кулланучыга кулланылмаган период өчен акчаларын кайтаралар. 

Альбина Сабирова


Нет комментариев