САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Помидорларны баштүбән үстерәбез

Элек тә бакчада эшләргә ярата иде ирем, соңгы вакытта аеруча әвәсләнеп китте әле. Интернеттан карый да миңа да киңәш бирә: шулай эшләсәң, әйбәт була икән бит, ди.

 Мин кайчак, кул гына селтим дә, үзең шулай эшлә, дим. Ә ул, уена бер керсә, эшләми туктамый. Быел менә помидорларны баштүбән утыртты бит. Дөрес, берничәне генә – сынап карарга. Уңышы әйбәт булса, киләсе елга күбрәк утыртырбыз, ди. Судан бушаган биш литрлы пластик савытларны алды да төпләрендә 5-6 сантиметр зурлыкта тишек ясады. Өске якларын да кисте, әмма кисеп үк чыгармады. Астагы тишектән помидор үсентесен тыкты. Сабак имгәнмәсен өчен, йомшак поролон кисәге куеп калдырды, өстенә туфрак тутырды. Бакча балчыгына бераз көл кушып ясады аны. Аннан, астан агып чыкканчы, су салды да чыбыктан ясалган тоткаларыннан элеп куйды. 
Баштарак начар гына утырган, дөресрәге, асылынып торган помидорларга карап, бу уйның уңышсыз булып чыгачагына ышанган идем. Соңрак әйбәтләнеп киттеләр бит. Хәзер инде помидорланып утыралар. Суын атнага бер, торышларына карап сибә. 
Уңышы, дигәннән, хак булса, болай үстерү күбрәк уңыш алырга ярдәм итә икән. Чөнки тамыр системасы күбрәк җылылык һәм яктылык ала, сипкән су читкә китми. Үсентеләр көчлерәк була. Мондый ысул белән бөтен яшелчәләрне дә үстереп булмый. Мәсәлән, борыч асылынып тора алмый, сыначак. Бу ысулның тагын бер уңай ягы – помидорларны балконда да үстерергә мөмкин. Бакчадагыларын, көзге кыраулар төшүгә таба, парникка алып кереп куеп, үсү чорын озынайтырга була.

Фото һәм язманың авторы - Энҗимә Габдрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев