САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка Завод авылында да юлларга таш түшәлде

Петровка Заводта Елга буе урамы, Саклаубашның Ленин урамы, Ләке авылында Яшьләр урамына вак таш җәелде.

Юллар челтәрен төзекләндерү буенча нәтиҗәле эшләүче республика программалары гамәлдә. Алар ярдәме белән район үзәге, Җәлил поселогы, авыллар урамнары ремонтлана. “Районның торак пунктларында юл-урам челтәрен норматив хәлгә җиткерү” дәүләт программасы нигезендә районда Әлмәт авылында Рәхмәтуллин һәм Тукай урамнары аралыгы, Петровка Заводта Елга буе урамы, Саклаубашның Ленин урамы, Ләке авылында Яшьләр урамына вак таш җәелде. Иске Кәшер авылының Комсомол урамында бер өлеш участок, Яңа Имәндә Җәлил урамы юлы төзекләндерелде. Александровкада Казаков урамында, Сарманның Яңа урамына да вак таш түшәлде. Боларга барлыгы республика казнасыннан 20 миллион акча бүленде.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев