Россиядә өлкән яшьтәге гражданнар өчен берничә төрле салым ташламасы һәм социаль ярдәм чарасы гамәлдә.
Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Мария Дробот белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Пенсионерлар файдалана ала торган төп ташламалар:
* Милек салымы: Физик затлар милкенә салым түләгәндә федераль ташлама каралган. Пенсионер һәр төр милекнең бер объекты (бер фатир, бер йорт, бер гараж яки машина кую урыны) өчен салым түләүдән азат ителә.
* Җир салымы: Җир участогы булган очракта, алты сутый мәйдан өчен салым исәпләнми.
* ТКХ хезмәтләре: Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр алу мөмкинлеге бар.
* Капиталь ремонт: Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә капиталь ремонт өчен кертем түләгәндә компенсация каралган.
Депутат билгеләп үткәнчә, бу чаралар пенсионерларның финанс йөкләмәсен җиңеләйтүгә юнәлтелгән.
Нет комментариев