САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Намуслы Намус Иске Минзәләбашта яши

Ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде

Бүген Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Җамалиев Намус Афзалетдин улына 90 яшь тулды. Ветеранны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, авылның имам-хатыйбы Илдар Рәис улы, балалары, кодагые Наҗия апа да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.
Аяклы тарих, җор телле, авылның “Хуҗа Насретдины”на тиң татар халык авыз иҗатын барлаучысы Намус абыйның тормышчан, гади булуы сокландырды. Андый уникаль сәләт һәркемгә дә бирелми.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев