САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Лилия” балалар бакчасы районыбызда сабантуйлар сезонын ачып җибәрде

Сарман районының "Лилия" балалар бакчасында сабантуй уеннары узды.

Районыбызның “Лилия” балалар бакчасының уртанчылыр төркеменә йөрүче балалар өчен сабантуй уеннары уткәрелде. Бәйрәм бик күңелле узды. Тәрбиячеләр тарафыннан балаларга бик куп төрле кызыклы уеннар тәкъдим ителгән иде, шулар арасында көянтә белән су ташу, таяк тартышы, чүлмәк вату, аркан тарту кебек уеннар уйналды. Балалар барысында да бик теләп катнашты. Бәйрәм уеннар белән генә чикләнеп калмады, шулай ук җыр һәм биюләр белән дә үрелеп.

Сабантуй милли көрәш белән тәмамланды. Уен ахырында барлык катнашучыларга да буләкләр тапшырылды. Балалар һәм тәрбиячеләр күңелендә бәйрәм бары тик матур тәэсирләр генә калдырды.

Рәмилә Абраменкова язмасы

Кадрия Газизова фотолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев