САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күренекле мәгърифәтче Морад Рәмзине туган авылында искә алдылар

Бүген Әлмәт авылында зур чара - халыкара форум үз эшен башлап җибәрде.

 Ул Изге Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан, күренекле мәгърифәтче, гыйлем иясе Морад Рәмзигә багышланган. Галимнең туган авылында бик күп мәртәбәле кунакларның очрашуы бик тәэсирле. Чарага бөек шәхеснең Кытайда яшәүче оныгы Габделәхәт Рәмзи, аның гаиләсе кайтканнар, якташларыбыз, бик күп фән һәм дин эшлеклеләре килгәннәр. Кунаклар иң элек Морад Рәмзи исемен йөртүче Әлмәт мәктәбендә булдылар, укучылар белән иҗади чараларда катнаштылар, истәлеккә агачлар утырттылар. Авыл мәчете дә бөек галимнең исеме белән аталган.
Фәнни чара ике көн дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев