САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Кояшкай"лылар Светофорга ярдәм иттеләр

.

“Кояшкай” балалар бакчасында узган квест-уенда уртанчылар төркеменә йөрүчеләр бәлага тарыган Светофорга ярдәм иттеләр. Юл билгеләре белән “талашып”, ул үзенең авторитетын югалткан, төсләрен бутаган иде. Балалар тиз арада эшне үз кулларына алып, авыр хәлдә калган Светофорны кире үз хәленә кайтардылар. Төрле биремнәр ярдәмендә, сорауларга җаваплар бирә-бирә, алар юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, өч “күз”ле юлдашларының төсләрен үз урыннарына куйдылар.
- Бакча балалары белән мондый тәрбияви уеннарны еш үткәрәбез. Алар юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләләр, һәрвакыт кабатлап тору дла файдага гына, - ди “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев