САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллинага бүген 101 яшь тулды

Зәкия апага - 101 яшь.

Истәлекле көне белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева да изге теләкләрен җиткерде. Балалары, туганнары да Зәкия апага хөрмәт сүзләрен бүләк иттеләр. Вәсимә апа Хәйруллина, Рәсимә апа Билалова, туган көне уңаеннан, Зәкия апага атап шигырь язганнар.
Шәрләрәмә авылында туган, шунда җидееллык мәктәпне тәмамлаган Зәкия апа. Төрле эшләрдә хезмәт куйган: балалар бакчасында тәрбияче, клубта җитәкче булып эшләгән. Авылда комсомол секретаре вазыйфаларын да алып барган. 1944 елның ноябрендә алдынгы комсомол секретаре буларак, Казанның “Пролетар” заводына эшкә җибәрелә. Анда да алдынгылыкны бирми ул, планны 200%ка арттырып үтәп эшли. Тырыш стахановчы турында республика газетасына да язып чыгалар. 8 Март бәйрәмендә Казан Кремленә чакырып бүләклиләр. 1945 ел азагында яңадан районга кайта, Карашай Саклау авылы колхозында зоотехник булып эшләүче сугыш инвалиды Шәйдуллин Закуанга кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән 50 гомер кичерәләр, 6 бала үстерәләр. Бүгенге көндә ветеран кызы Розалия тәрбиясендә яши.
Бар яңалыклардан, районда үткән чаралардан хәбәрдар ул. “Боларның барысын да каян беләсең?” дигән соравыма: “Мин бит “Сарман” гәҗитен укып барам, анда барысы турында да языла”, - дип җаваплады. Чыннан да, акылына, зиһененә, хәтеренә исең китмәле.
- Газеталар укырга ярата, биш вакыт намазын калдырмый, - ди кызы.
Зәкия апаны туган көне белән котлап, без дә бары матур теләкләребезне юллыйбыз. Бүгенгедәй җор телле, ачык йөзле булып, якыннарын сөендереп, кадер-хөрмәттә сәламәт гомер кичерергә язсын.


Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев