Иске Имән авылында балалар мәйданчыкта уйныйлар 
Җәмгыять

Иске Имән авылында балалар мәйданчыкта уйныйлар 

- Тәкермән авылына балалар мәйданчыгы урнаштырылган иде инде.

 Менә Иске Имән авылында да кечкенәләр өчен аерым уен мәйданчыгы булдырылды. Ярдәм иткән барлык авылдашларга зур рәхмәт, - ди Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова. 
Балалар мәйданчыгы кирәклекне авыл халкы үзе тәкъдим итә, һәм бу мәсьәлә үзара салым акчаларына башкарылачак эшләр планына кертелә. Каралган акчаларга мәйданчык корылмалары алалар, ә менә урнаштыруны авыл егетләре үзләре башкара. Барлык эшләрне оештырып йөрүдә Җәүдәт Хәбибуллин аеруча активлык күрсәтә. Мәйданчык балалар өчен күңелле ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту урыны булсын иде.


Нет комментариев