Илдус Фәйзуллиннан район хатын-кызларына – шигъри сәлам
Җәмгыять

Илдус Фәйзуллиннан район хатын-кызларына – шигъри сәлам

Кояшлы булыр илем

Хатын-кызның бөеклеге 

Чорлар буе җырланган. 

Тормышта да, хезмәттә дә 

Макталган һәм зурланган. 

Игенен дә иккәннәр, 

Чигүен дә чиккәннәр; 

Илдә кыенлык чорында 

Атларын да җиккәннәр. 

Үзләреннән өзеп, алар 

Баласын лда бакканнар; 

Комбайн, трактор иярләп, 

Сабанын да такканнар. 

Ана исемен олылап, 

Үстергәннәр балалар; 

Тормышны күмәк тартканнар, 

Төзегәннәр калалар. 

Үз теләгегез белән 

Фронтка да киттегез; 

Ир-атларны алыштырып, 

Урманын да кистегез. 

Гүзәл затлар, сөеклеләр, 

Сезгә мең-мең зур рәхмәт! 

Сездән башка ямьнәр юктыр, 

Баш иябез хөрмәтләп. 

Хатын-кызга багышлап, 

Һәйкәлләр салыр идем. 

Сез булганда без яшибез, 

Кояшлы булыр илем.


Нет комментариев