САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проекты старт ала

.

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен, Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.
Эшче төркемнәр төрле форматларда чаралар - мәгълүмати-консультацион очрашулар, һөнәри юнәлешләр, семинар-тренинглар, видеоконференцияләр һәм вебинарлар уздырачак. Эш барышында һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларының авыл территорияләрендә эшкә урнашырга һәм практика (стажировка) узарга теләүче чыгарылыш укучыларын анкеталау һәм аларның реестрын булдыру алып барылачак.
"Авылда үз эшеңне ач – кыю бул! проекты инде 7 ел буе уңышлы гамәлгә ашырыла торган «Мәгълүмати-консультация бригадалары» проектының дәвамы булып тора. Проект эшләү чорында анда алтмыштан артык төбәктән 350 меңләп кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев