Бүген Җәлил поселогында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды.
Кояшлы һава торышы халыкның бәйрәм кәефен тагын да күтәрде, катнашучылар Ленин проспекты буйлап Мәдәният сарае мәйданына кадәр шатлыклы марш белән уздылар


Бәйрәм программасы төрле чараларга бай булды. Мәйданда ярминкә гөрләде, асфальтта һәм мольбертларда рәсем ясау конкурслары, бәйрәм колонналарын бизәү смотры узды. Спорт сөючеләр җиңел атлетика эстафетасында, уеннарда һәм шахмат турнирында көч сынашты. «Язгы моңнар» вокаль конкурсы исә бу бәйрәмнең иҗади бизәге булды.

Фотолар Җәлил поселогының Вконтакте рәсми төркеменнән алынды.
Нет комментариев