14 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
Җәмгыять

14 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

.

14 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, төнлә урыны белән яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көнбатыш районнарда +11˚, көндез +13..+18˚ градус.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Кышлыкка сарымсак утыртып куярга була. Язын кояш яндырудан саклау өчен, агач кәүсәләрен крафт-кәгазь һәм киндер чүпрәк белән урап бәйләргә кирәк. Гладиолус һәм дәлия чәчәкләренең суганчаларын казып алырга кирәк.

Чыганак


Нет комментариев