Синең кешеләрең, Сарман... рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кормаш авылында тормыш итүче Фәйзелхак һәм Тәзкирә Миңнегалиевларның бергә торуларына 60 ел булды
Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Фәйзелхак абый һәм Тәзкирә апаның 6 оныклары һәм 6 оныкчыклары да бар. Фәйзелхак абый һәм Тәзкирә апаны олуг юбилее белән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип...
-
Якташыбыз Ләйсән Миңнуллина I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
Талантлы яшьләребез үсүгә, аларның Сарманны бөтен республикага танытуына куанып яшибез. Җыр-биюгә сәләтле, спортта уңышларга ирешкән, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләребез күп безнең. Сарманда яшәүче Лилия һәм Илгиз Миңнуллиннарның кызлары Ләйсән дә - шундыйларның берсе. Сарман гимназиясендә тугыз классны тәмамлагач, Ләйсән Түбән Кама шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенә укырга керә....
-
Районның атна шәхесе - Гөлүсә Харисова
Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Харисова Гөлүсә Мөхәммәтҗан кызы 1960 елның 20 ноябрендә туган. Урта мәктәптән соң Алабу- га дәүләт педагогия институтында белем алып, хезмәт юлын Морбаш авылында укытучы булып башлаган. Шулай да...
-
Мортамак авылында яшәүче Миңнур Ахуновага 90 яшь
Аны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин килде. Ул Россия президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев. "Сарман" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закиров иң матур теләкләрен җиткерделәр. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.
-
Сарман халкы нәрсә сөйли?
Рәшит Гафаров: - Мин Яхшыбай авылында яшим. Уздырылган чараларда катнашырга, гармун уйнап, авылдашларны сөендерергә тырышам. Гомумән, күмәкләшеп башкарган эшләрне яратам. Әле менә күптән түгел генә авылдашлар белән бергәләп зиратның будкасын яңарттык. Аның түбәсеннән яңгыр үтә иде, чөнки бик искергән. Авылыбыз бик кечкенә, шуңа күрә төзекләндерү эшләрен үзебез генә башкарып чыга...
-
Райондашыбыз Почет грамотасы белән бүләкләнде
Мәгариф тармагындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Габидуллин Газинур Әзһәт улы муниципаль район Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
-
Районда атна шәхесләре – Дамир Йосыпов һәм Илназ Бадыйков
Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Дамир Йосыпов Йосыпов Дамир Өлфәт улы 1974 елның 7 апрелендә Яхшы Каран авылында туа. Әлмәт политехник техникумын, соңрак Казан юридик институтының Алабуга филиалын, социаль һәм гуманитар белемнәр институын...
-
Районда атна шәхесләре – Рәфкать Шәмгунов, Азия Мөхәммәдиева
Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Рәфкать Шәмгунов Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлегенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Шәмгунов Рәфкать Шамил улы, полиция подполковнигы, 1970 елда Әлмәт районында туган. Чистай...
-
Районда атна шәхесе – Резедә Кәлимуллина
Кәлимуллина Резедә Камил кызы 1960 елның 3 февралендә туа. Мәктәпне тәмамлауга, аның алдына "Кем булырга?" - дигән сорау килеп басмый. Кечкенәдән үк гомер буе суд системасында хезмәт куйган Рәйханә апасы янында уралырга ярата, бу хезмәтнең кайбер нечкәлекләренә төшенә. Шуңа күрә, кулына аттестат алуга ук, район судына эшкә килә, суд утырышы...
-
Районда атна шәхесләре – Илнур Хәсәнов, Илдус Шакиров һәм Ильяс Нуриев
Илнур Хәсәнов Хәсәнов Илнур Ясир улы 1980 елның 31 маенда Сарман авылында туган. 2002 елда Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын «Күпканаллы телекоммуналь системалар» белгечлеге буенча тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген «Таттелеком»ның Сарман районы электр элемтәсе үзәгендә инженер булып башлый. 2006 елдан Әгерҗе районы электр элемтәсе начальнигы булып эшли. Өйләнгән, гаиләсендә өч...
-
Районда атна шәхесләре – Ләйсәнә Баһманова һәм Гөлнур Гайнемова
Ләйсәнә Баһманова Баһманова Ләйсәнә Хәнҗәр кызы 1960 елның 5 августында Куҗак авылында туган. Мәктәптән соң ул Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый һәм Әлмәт районында китапханәче булып эшли башлый. 1980 елда Иске Кәшер авылы китапханәсенә өлкән китапханәче булып урнаша, дүрт елдан исә аның мөдире итеп билгеләнә. 1990 елдан Ләйсәнә Хәнҗәровна - совет...
-
Районда атна шәхесе – Рәмзия Габдрахманова
Габдрахманова Рәмзия Кәгап кызы 1960 елның 3 августында туа. Мөхәммәт Мәһдиев кебек күренекле шәхесләр биргән Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Азалак мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Тиешенчә белем биреп булмый дип, берләштерелгән сыйныфта төп фәннәрне һәр сыйныфка аерым укыта ул. Тырышлыгы, ныклы ихтыяр көче, уңганлыгы белән коллективта ихтирам казана. Читтән...
-
Районда атна шәхесләре – Нәҗип Миңнеголов, Раян Дәүләтҗанов һәм Фидарис Ганиев
Нәҗип Миңнеголов Миннеголов Нәҗип Мөҗип улы 1951 елның 6 ноябрендә Шәрләрәмә авылында туа. 1974 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, инженер-механик белгечлеге ала. Шул ук елны "Нөркәй" совхозында авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик булып эшли башлый. Армия сафларына алына. Хезмәт срогын үтүгә, кабат туган якларына әйләнеп кайта. 1976 елда "Сельхозтехника"...
-
Районда атна шәхесләре – Гөлшат Кушаева һәм Фирдәвес Мортазин
Гөлшат Кушаева Кушаева Гөлшат Нәкыйф кызы 1968 елда Сарман авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина институтына укырга керә һәм аны 1991 елда тәмамлый, табиб-терапевт белгечлеге ала. Соңыннан Әлмәт үзәк хастаханәсендә бер ел интернатура үтә. 1992 елдан 2006 елга кадәр район үзәк хастаханәсендә участок табибы булып эшли. Ә 2006 елның...
-
Районда атна шәхесләре – Әминә Садыйкова һәм Айрат Шәйдуллин
Әминә Садыйкова Садыйкова Әминә Хәниф кызы хезмәт эшчәнлеген 1975 елда Бөгелмә хисапчылар мәктәбен тәмамлагач башлый. Бер елдан, белемен күтәрү өчен, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Шул ук елда Сарман һөнәр училищесына эшкә килә. Биредә ул кассирдан башлап баш хисапчы дәрәҗәсенә күтәрелә. 1988 елдан 1993 елга кадәр «ПМК-5»тә хезмәт буенча...