Синең кешеләрең, Сарман... рубрикасы буенча яңалыклар
-
Редакциябез кунакларын бүген карбыз белэн сыйладык
Сарман мәгълүмат-мөхәррият узәгендә татлы-баллы карбыз белән сыйландык.Даими кереп йөрүчебез дә аннан авыз итте.
-
Иске Минзәләбаш авылында "энерджайзер" әби яши+ВИДЕО
Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында 85 яшьлек Галя әби яши. (Матвеева Галина Фёдоровна) Олы яшьтә булуына карамастан, ул шушылай бик матур итеп бии, ди. Без аңа сәламәтлек, һәрвакыт күтәренке кәеф, озын гомер телибез!
-
Сарманлылар Республика көнен билгеләп үттеләр
Бүген, 30 август көнне, район үзәгенең Татар Илеге ял паркында сарманлылар Республика көнен бәйрәм иттеләр. Паркка җыелган халыкны бәйрәм бн район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул шулай ук хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Соңыннан Фәрит Мөнәвир улы, бәйрәм кунаклары авыл җирлекләре оештырылган күргәзмәләрне карадылар, бәйрәм концертын, спорт ярышларын һәм башкаларны тамаша...
-
Сарман-Яр Чаллы юлында әйләнүле хәрәкәт өчен юл ясала
Сарманны әйләнеп уза торган юлны ясауда эшләрне дәвам итүгә быел 50 миллион сум акчалар каралган. Хәзерге вакытта аның Яр Чаллы-Сарман юлы өлешендә (Яңа Әхмәт авылы тирәсе) әйләнүле хәрәкәт өчен юл ясала. Алга таба асфальт салу Илексаз авылы юнәлешендә дәвам иттереләчәк.
-
Госман һәм Асия Гыйниятуллиннар алтын туйларын билгеләп үтәләр
Сарманның хөрмәтле кешеләре - Госман һәм Асия Гыйниятуллиннарның бергә гаилә корып яшәүләренә - 50 ел. Аларны алтын туйлары белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, иң матур теләкләрен җиткерде, күп еллар Сарман халкына күрсәткән тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район гражданлык хәле...
-
Сарманда яшәүче Андриановлар бакчасында күңел ял итә
Татар Илеге буендагы ял паркына килүчеләр аның янәшәсендә генә урнашкан әкияти йортка игътибар итми калмыйдыр. Капка-коймалары бизәкләп тимердән чүкелгән, капка төпләрендә атынгыч-эскәмия урнаштырылган йортта Риф һәм Эльвира Андриановлар яшиләр. Аларның ишегалды бакчасында үскән чәчәк-гөлләрне күрсәгез иде сез! Чыннан да, сокландырырлык гүзәл гөлбакча. Мондагы гаҗәеп матурлыкка таң калырлык. Эльвира Роберт кызының...
-
Балтамак авылыннан 7 табиб һәм 5 шәфкать туташы чыккан
Җиде табиб, биш шәфкать туташы туган авыл Баллы буе бик күңелле бит ул, Тирә-ягы биек шомыртлык. Күл өстендә матур кошлар уйный, Шаулап тора куе камышлык. Районыбызда менә шундый матур, кечкенә генә Балтамак авылы бар. Даими яши торган халкы аз булса да, җәен кайтып торучылар җитәрлек монда. Ә йортларның берсе дә...
-
Красноярск өлкәсендә хәрби хезмәт үтүче Рамил Шәрифуллин – Сөлек авылының сөлектәй егете
Сөлек авылы егете Рамил Шәрифуллин мәктәптә укыганда ук үзенең тырышлыгы, кечкенәләргә ярдәмчеллеге, өлкәннәргә ихтирамлы булуы белән аерылып торды. Тәртипле, һәр сүзен, һәр эшен уйлап, ахырына кадәр төгәл башкаручы егет ул. Бу күркәм сыйфатлар, әлбәттә, гаиләдә тәрбияләнә. Рамил өздереп гармунда да уйный, бик теләп авыл бәйрәмнәрендә катнаша. Нөркәй урта мәктәбен тәмамлагач,...
-
Александровкада яшәүче Аляшевлар – авылда бердәнбер керәшеннәр
Александровка авылында яшәүче Анна һәм Иннокентий Аляшевлар, гадәти генә гаилә булсалар да, төрле милләт вәкилләре яшәгән бу авылда бердәнбер керәшеннәр икән. Иннокентий абый тумышы белән - Мөслим районыннан, Анна апа исә - Түбән Чыршылыныкы. Алар былтыр икесе дә 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үткәннәр. Бергә яши башлауларына 58 нче ел киткән...
-
Якташыбыз Илфир Якупов Галиәсгар Камал театрын җитәкли
"Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр..." Башкалабыздагы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Якупов Илфир Илшат улының Александровка авылы егете икәнен язган идек инде. Театрның Әлмәттәге гастрольләре вакытында күрешеп сөйләшкәндә ул бераз пәрдә артын ачкан иде. Ул җитәкләгән коллективта 300 кеше хезмәт куя икән, 60 артист бар. Казанда исә бу...
-
Илексазда 96 яшьлек Лотфинур әби Миңнегалиева гыйбрәтле тормыш юлы үткән
Насыйп булсын сиңа тагын бик күп язлар... Зәп-зәңгәр күзле, матур күлмәкләрен, чәчәкле яулыкларын бәйләгән бер гасырга якын яшәгән Лотфинур әби Миңнегалиева елмаеп каршы алды мине Илексаз авылында. Аларның өйләренә аяк басуга яктылык, җылылык, ниндидер рәхәтлек биләп алды мине. Мондый олы яшьтәге ачык күңелле, әйбәт зиһенле, "Алланың биргәненә шөкер" дип кенә...
-
Сарманнан Хәкимуллиннар гаиләсе турында "Россия 1" каналыннан күрсәткәннәр
Сарман авылында яшәүче Миләүшә һәм Венер Хәкимуллиннар ике бала үстерәләр. Кызлары Мәрьямга - алты яшь, уллары Вилданга - дүрт. Миләүшә узган елда "Нечкәбил-2015" фестивалендә катнашып, "Районның уңышлы гаиләсе" дипломына лаек булды. Хәкимуллиннар гаиләсе турында махсус видеосюжет та төшерелгән. Аны сезгә тәкъдим итәбез. Миләүшә Хәкимуллинаның Вконтакте челтәрендәге шәхси битеннән фото файдаланылды
-
Сарман районы егетләре Камал театрында уйныйлар
Безнең Сарман ягы талантларга искиткеч бай. Сәләтле яшьләр берсе артыннан икенчесе үсеп кенә торалар. Кичә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь артистлары драматург, режиссер Илгиз Зәйниев язган һәм куйган "Мәхәббәт FM" спектаклен күрсәттеләр. Спектакльдә Саклаубаш авылында туып, Татар Карамалысы авылында үскән үзебезнең егет...
-
Кәүҗияк авылыннан Мөҗәһит абый Шәйхелисламов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхелисламов Мөҗәһит Шәйхелислам улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее уңаеннан аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Җирлек башлыгы Фиргать Хөснетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе...
-
Якташыбыз Нияз сынатмый
Армия сафларында хезмәт итүче якташ егетләребез туган якларыннан еракта да сынатмыйлар. Аларның командирларыннан әтиәниләре исеменә Рәхмәт хатлары килә. Аның чираттагысы - Кәүҗияк авылында яшәүче Наҗия һәм Фоат Фатыйховларга. - Сезнең улыгыз Нияз Фатыйхов хәрби хезмәтне безнең частьтә үтә. Ул сугышчан техниканы тырышып үзләштерә, инициативалы, үз-үзенә таләп- чән. Аңа хас сыйфатлар...