САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесләре – Гөлшат Кушаева һәм Фирдәвес Мортазин

Гөлшат Кушаева Ку­ша­е­ва Гөл­шат Нә­кыйф кы­зы 1968 ел­да Сар­ман авы­лын­да туа. Ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, Ка­зан ме­ди­ци­на инс­ти­ту­ты­на укыр­га ке­рә һәм аны 1991 ел­да тә­мам­лый, та­биб-те­ра­певт бел­геч­ле­ге ала. Со­ңын­нан Әл­мәт үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә бер ел ин­тер­на­ту­ра үтә. 1992 ел­дан 2006 ел­га ка­дәр ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә учас­ток та­би­бы бу­лып эш­ли. Ә 2006 ел­ның...

Гөлшат Кушаева

Ку­ша­е­ва Гөл­шат Нә­кыйф кы­зы 1968 ел­да Сар­ман авы­лын­да туа. Ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, Ка­зан ме­ди­ци­на инс­ти­ту­ты­на укыр­га ке­рә һәм аны 1991 ел­да тә­мам­лый, та­биб-те­ра­певт бел­геч­ле­ге ала. Со­ңын­нан Әл­мәт үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә бер ел ин­тер­на­ту­ра үтә. 1992 ел­дан 2006 ел­га ка­дәр ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә учас­ток та­би­бы бу­лып эш­ли. Ә 2006 ел­ның 1 ян­ва­рен­нән бү­ген­ге көн­гә ка­дәр го­му­ми-га­мә­ли та­биб бу­лып хез­мәт куя. 2010 һәм 2011 ел­лар­да Ка­зан дәү­ләт ме­ди­ци­на ака­де­ми­я­сен­дә бе­ле­мен кү­тә­реп, "Го­му­ми та­биб­лык прак­ти­ка­сы" һәм "Те­ра­пи­я" сер­ти­фи­кат­ла­ры­на ия бу­ла. Бе­лем­ле бу­луы, үз хез­мә­тен яра­тып баш­ка­руы бе­лән ха­лык ара­сын­да да, кол­лек­тив­та да их­ти­рам ка­зан­ды.

Тор­мыш ип­тә­ше бе­лән бер кыз үс­те­рәләр.

Ха­лык сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау тар­ма­гын­да куй­ган күпь­ел­лык ты­рыш хез­мә­те өчен ул ра­йон Со­ве­ты­ның По­чет гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лән­де.

Фирдәвес Мортазин

Мор­та­зин Фир­дә­вес Га­лим­җан улы­ның бө­тен го­ме­ре ту­ган ягы Сар­ман бе­лән бәй­ле. Тор­мыш­та җи­ңел юл эз­ләп йө­рү­че­ләр­дән тү­гел ул. 1972 ел­дан баш­лап, егер­ме си­гез ел, ра­йон­ның «Сель­хоз­тех­ни­ка» бер­ләш­мә­сен­дә эш­ли, 2000 ел­да Юл­ти­мер кир­печ за­во­ды­на ки­лә. Би­ре­дә дә ул электр һәм газ бе­лән эре­теп ябыш­ты­ру­чы бу­лып эш­ли. Үтә җа­вап­лы, ты­рыш, үз эше­нең ос­та­сы, ди­ләр аның ту­рын­да кол­лек­тив­та. Ты­рыш хез­мә­те өчен бер­ни­чә мәр­тә­бә предп­ри­я­ти­е­нең, юга­ры­гы оеш­ма­ның, ра­йон Со­ве­ты­ның Мак­тау гра­мо­та­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­гән, рә­се­ме предп­ри­я­ти­е­нең Мак­тау так­та­сы­на ку­ел­ган. 2005 ел­да Фир­дә­вес Мор­та­зин «Ка­зан­ның 1000 ел­лы­гы ис­тә­ле­ге­нә» ме­да­ле бе­лән бү­ләк­лән­гән. Ул кол­лек­тив­ның проф­со­юз һәм иҗ­ти­ма­гый тор­мы­шын­да да ак­тив кат­на­ша. Тор­мы­ш ип­тә­ше Ли­ю­зә бе­лән бер кыз һәм бер ул үс­тер­де­ләр.

Шушы көннәрдә ул күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев