Районда атна шәхесе – Рәмзия Габдрахманова
Габдрахманова Рәмзия Кәгап кызы 1960 елның 3 августында туа. Мөхәммәт Мәһдиев кебек күренекле шәхесләр биргән Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Азалак мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Тиешенчә белем биреп булмый дип, берләштерелгән сыйныфта төп фәннәрне һәр сыйныфка аерым укыта ул. Тырышлыгы, ныклы ихтыяр көче, уңганлыгы белән коллективта ихтирам казана. Читтән...
Габдрахманова Рәмзия Кәгап кызы 1960 елның 3 августында туа. Мөхәммәт Мәһдиев кебек күренекле шәхесләр биргән Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Азалак мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Тиешенчә белем биреп булмый дип, берләштерелгән сыйныфта төп фәннәрне һәр сыйныфка аерым укыта ул. Тырышлыгы, ныклы ихтыяр көче, уңганлыгы белән коллективта ихтирам казана. Читтән торып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый һәм югары сыйныфларга татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый. Матур сөйләмгә ия булган, тирән белемле, авыр теманы да һәркемгә аңлаешлы итеп төшендерә белгән укытучыны укучылары тиз арада яратып өлгерә. Аның укучылары олимпиадаларда, иҗади конкурсларда призлы урыннар алалар, республикада уңышлар яулыйлар. Рәмзия ханым үзе "Ел укытучысы" конкурсының зона этабында җиңү яулый. Укучылар белән төрле кызыклы чаралар үткәрә, ата-аналар белән дә аңлашып, уртак тел табып эшли. Ә 2005 елдан ул - мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары. Төгәллеге, таләпчәнлеге аңа бу җаваплы вазифаны тиешенчә башкарырга ярдәм итә.
Рәмзия ханым тормыш иптәше Фирдәвес әфәнде белән 2 кыз үстерде.
Шушы көннәрдә ул матур гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев