САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сарман халкы нәрсә сөйли?

Рәшит Гафаров: - Мин Яхшыбай авылында яшим. Уздырылган чараларда катнашырга, гармун уйнап, авылдашларны сөендерергә тырышам. Гомумән, күмәкләшеп башкарган эшләрне яратам. Әле менә күптән түгел генә авылдашлар белән бергәләп зиратның будкасын яңарттык. Аның түбәсеннән яңгыр үтә иде, чөнки бик искергән. Авылыбыз бик кечкенә, шуңа күрә төзекләндерү эшләрен үзебез генә башкарып чыга...

Рәшит Гафаров:

- Мин Яхшыбай авылында яшим. Уздырылган чараларда катнашырга, гармун уйнап, авылдашларны сөендерергә тырышам. Гомумән, күмәкләшеп башкарган эшләрне яратам. Әле менә күптән түгел генә авылдашлар белән бергәләп зиратның будкасын яңарттык. Аның түбәсеннән яңгыр үтә иде, чөнки бик искергән. Авылыбыз бик кечкенә, шуңа күрә төзекләндерү эшләрен үзебез генә башкарып чыга алмыйбыз. Авылдашыбыз Зөбәер Кашапов калайлар алып кайтты, барлык Яхшыбай халкын җыеп, эшен оештырды. Будканың түбәсен ике көн эчендә төзәттек, тышладык. Авыл җирлеге көрәкләр, пычкылар, җир казу корылмасы алып бирде. Хәзер будка яңа, җиһазлар белән тулы. Җәй көне генә зиратыбызның бер ягын яңа койма белән әйләндергәннәр иде. Әле эшләр байтак, киләчәктә барысын да бергәләп башкарып чыга алырбыз, дип өметләнәбез. Җир йөзендә һәммәбез дә вакытлыча гына, шуңа күрә мәңгелек йортыбызны кайгыртырга кирәк.

Равил Салихов:

-Мин Сарманда тормыш иптәшем Асия белән тыныч кына тормыш алып барам. Икебез дә башваткычлар чишәргә яратабыз. Асия күпчелек кроссвордлар белән мавыга. "Сарман" газетасында "Районыбыз шәхесләре" дигән конкурс башлану белән, аңа кушылдым. Газетаның һәр санын көтеп алам.Һәр биремгә дөрес җавап биреп бара идем. Берсенә генә җавап тапмадым. Бик борчылдым. Газетаны махсус редакциядән иртәрәк тә килеп алам, иң беренче җавап бирәсе килә бит, иртәнге тугызларда әзер җавап белән редакциягә шалтыратам. Конкурста соңгы биремгә кадәр катнашачакмын дип торам, Алла боерса. Гомумән, район газетасын гомер буе алдырдым. Хәтта Приморский крайда хезмәт иткәндә дә, хат аша алдыра идем. Айга бер җыелып килә иде. Төсле чыккан газет номерларын бигрәк яратып укыйм. Район хәбәрләрен белү кирәктер, дип уйлыйм мин. Бу җомгада Түбән Камага барырга җыенам. Анда салым инспекциясе үзенең пенсионерлары өчен бәйрәм уздыра. Килеп алачаклар, кайтарып куячаклар. Концерт карап, кунакта булып кайтырга ниятләп торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев