САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесләре – Әминә Садыйкова һәм Айрат Шәйдуллин

Әминә Садыйкова Са­дыйко­ва Әми­нә Хә­ниф кы­зы хез­мәт эш­чән­ле­ген 1975 ел­да Бө­гел­мә хи­сап­чы­лар мәк­тә­бен тә­мам­ла­гач баш­лый. Бер ел­дан, бе­ле­мен кү­тә­рү өчен, Ла­еш авыл ху­җа­лы­гы тех­ни­ку­мы­на укыр­га ке­рә. Шул ук ел­да Сар­ман һө­нәр учи­ли­ще­сы­на эш­кә ки­лә. Би­ре­дә ул кас­сир­дан баш­лап баш хи­сап­чы дә­рә­җә­се­нә кү­тә­ре­лә. 1988 ел­дан 1993 ел­га ка­дәр «ПМК-5»тә хез­мәт бу­ен­ча...

Әминә Садыйкова

Са­дыйко­ва Әми­нә Хә­ниф кы­зы хез­мәт эш­чән­ле­ген 1975 ел­да Бө­гел­мә хи­сап­чы­лар мәк­тә­бен тә­мам­ла­гач баш­лый. Бер ел­дан, бе­ле­мен кү­тә­рү өчен, Ла­еш авыл ху­җа­лы­гы тех­ни­ку­мы­на укыр­га ке­рә. Шул ук ел­да Сар­ман һө­нәр учи­ли­ще­сы­на эш­кә ки­лә. Би­ре­дә ул кас­сир­дан баш­лап баш хи­сап­чы дә­рә­җә­се­нә кү­тә­ре­лә. 1988 ел­дан 1993 ел­га ка­дәр «ПМК-5»тә хез­мәт бу­ен­ча ин­же­нер бу­лып эш­ли. Аның ал­га та­ба эш­чән­ле­ге со­ци­аль өл­кә бе­лән бәй­ле. Ул си­гез ел ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү ида­рә­сен­дә эш­ли. 2001 ел­дан Әми­нә Са­дый­ко­ва ра­йон пен­сия фон­ды ида­рә­се­нең фи­нанс-икъ­ти­сад төр­ке­мен җи­тәк­ли - баш хи­сап­чы бу­лып эш­ли. Ул, ком­пе­тен­ци­я­ле бел­геч бу­ла­рак, ку­ел­ган бу­рыч­лар­ны хәл итү­гә зур өлеш кер­тә, эш­не дө­рес план­лаш­ты­ра һәм ба­ры­шын нык­лы конт­роль­дә то­та. Әми­нә Хә­ниф кы­зы хез­мәт сө­ю­чән­ле­ге, ты­рыш­лы­гы, га­дел­ле­ге бе­лән хез­мәт­тәш­лә­ре­нең һәм ра­йон хал­кы­ның их­ти­ра­мын яу­ла­ды. Ты­рыш хез­мә­те өчен төр­ле ел­лар­да ра­йон Со­ве­ты­ның, Рос­сия пен­сия фон­ды­ның Та­тарс­тан­да­гы бү­лек­чә­се­нең Мак­тау гра­мо­та­ла­ры, «20 лет Пен­си­он­но­му фон­ду Рос­сийс­кой Фе­де­ра­ци­и» бил­ге­сенә лаек булды. Күпь­ел­лык на­мус­лы хез­мә­те өчен со­ци­аль хез­мәт­кәр­ләр кө­не уңа­ен­нан ул му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лән­де.

Айрат Шәйдуллин

Ай­рат Вә­сим улы Шәй­дул­лин хез­мәт юлын 1987 ел­да М.Җә­лил исе­мен­дә­ге ху­җа­лык­та ме­ха­ни­за­тор бу­лып баш­лый. Ар­мия хез­мә­те чо­рын исәп­лә­мә­гән­дә, ул ту­ган авы­лы кыр­ла­рын­нан ае­рыл­мый. Аг­ро­фир­ма оеш­кач һәм «Я­гу­ар» ур­гы­чы кайт­кач, әле­ге көч­ле тех­ни­ка­ны аңа ыша­нып тап­шы­ра­лар һәм ял­гыш­мый­лар: Ай­рат ме­нә ин­де ни­чә ел се­наж, си­лос са­лу­да ал-ял бел­ми эш­ли. Уз­ган ел­да баз­лар­га са­лын­ган 6742 тон­на се­наж һәм 5695 тон­на си­лос өчен бө­тен мас­са­ны ул ур­дыр­ды. Бү­ген дә ул шул эш­тә. Ә аңа ка­дәр "МТЗ-1221" трак­то­рын­да яз­гы кыр эш­лә­рен­дә бул­ды, кы­шын "Т-150" трак­то­рын­да эш­лә­де. Эш күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча Ай­рат Шәй­дул­лин ра­йон­ның кыр ба­ты­ры дип та­был­ды һәм Са­бан­туй­да бү­ләк­лән­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев