САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесләре – Нәҗип Миңнеголов, Раян Дәүләтҗанов һәм Фидарис Ганиев

Нәҗип Миңнеголов Мин­не­го­лов Нә­җип Мө­җип улы 1951 ел­ның 6 но­яб­рен­дә Шәр­лә­рә­мә авы­лын­да туа. 1974 ел­да Ка­зан авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­тын тә­мам­лый, ин­же­нер-ме­ха­ник бел­геч­ле­ге ала. Шул ук ел­ны "Нөр­кәй" сов­хо­зын­да авыл ху­җа­лы­гы ма­ши­на­ла­ры бу­ен­ча ме­ха­ник бу­лып эш­ли баш­лый. Ар­мия саф­ла­ры­на алы­на. Хез­мәт сро­гын үтү­гә, ка­бат ту­ган як­ла­ры­на әй­лә­неп кай­та. 1976 ел­да "Сель­хоз­тех­ни­ка"...

Нәҗип Миңнеголов

Мин­не­го­лов Нә­җип Мө­җип улы 1951 ел­ның 6 но­яб­рен­дә Шәр­лә­рә­мә авы­лын­да туа. 1974 ел­да Ка­зан авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­тын тә­мам­лый, ин­же­нер-ме­ха­ник бел­геч­ле­ге ала. Шул ук ел­ны "Нөр­кәй" сов­хо­зын­да авыл ху­җа­лы­гы ма­ши­на­ла­ры бу­ен­ча ме­ха­ник бу­лып эш­ли баш­лый. Ар­мия саф­ла­ры­на алы­на. Хез­мәт сро­гын үтү­гә, ка­бат ту­ган як­ла­ры­на әй­лә­неп кай­та. 1976 ел­да "Сель­хоз­тех­ни­ка" ра­йон бер­ләш­мә­сен­дә тех­ник хез­мәт күр­сә­тү ди­аг­нос­ти­ка­сы бу­ен­ча өл­кән ин­же­нер бу­лып эш­ли. Со­ңын­нан тех­ник хез­мәт күр­сә­тү бу­ен­ча өл­кән ин­же­нер-тех­но­лог итеп кү­че­ре­лә. 1978 ел­да уп­рав­ля­ю­щий­ның кол­хоз һәм сов­хоз­лар­ның ма­ши­на-трак­тор пар­кы­на тех­ник хез­мәт күр­сә­тү бу­ен­ча урын­ба­са­ры итеп кү­че­ре­лә. 1980-1982 ел­лар­да КПСС рай­ко­мы ап­па­ра­тын­да оеш­ты­ру бү­ле­ге инст­рук­то­ры бу­лып эш­ли. Со­ңын­нан дүрт ел авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­сен­дә баш ин­же­нер-ме­ха­ник ва­зи­фа­сын баш­ка­ра. "Рос­тех­над­зор" инс­пек­ци­я­сен­дә ме­ха­ни­за­ция һәм элект­ро­фи­ка­ция бү­ле­ге на­чаль­ни­гы, "Як­ты көн", "Та­тарс­тан" кол­хоз­ла­ры, "Сар­ман" аг­ро­фир­ма­сы­ның "Як­ты көн" бү­лек­чә­се рә­и­се бу­лып эш­ли. Му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты де­пу­та­ты, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­кә­ре. Тор­мыш ип­тә­ше бе­лән ике ул, бер кыз үс­тер­де.

Нә­җип Мин­не­го­лов ра­йон ве­те­ран­нар со­ве­ты рә­и­се итеп сай­лан­ды.

Ра­ян Дәү­ләт­җа­нов

Дәү­ләт­җа­нов Ра­ян На­зиф улы 1975 ел­ның 23 но­яб­рен­дә Бал­та­мак авы­лын­да туа. 1997 ел­да Ка­зан дәү­ләт авыл ху­җа­лы­гы ака­де­ми­я­сен тә­мам­лый, аг­ро­ном бел­геч­ле­ген ала. "Җи­ңү­че", "Кә­шер" ху­җа­лык­ла­рын­да аг­ро­ном, "Кә­шер" ху­җа­лы­гын­да, "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­сы­ның "Кә­шер" бү­лек­чә­сен­дә рә­ис бу­лып эш­ли. 2014-2015 ел­лар­да "Юл хә­рә­кә­те имин­ле­ге" җәм­гы­я­те­нең "Сар­ман" мах­сус сто­ян­ка­сын­да баш бел­геч бу­лып хез­мәт куя. Бы­ел­ның июль аен­нан ул - Ис­ке Кә­шер авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се ва­зи­фа­ла­рын баш­ка­ру­чы.

Өй­лән­гән, тор­мыш ип­тә­ше бе­лән ике ул үс­те­рә.

Фидарис Ганиев

Га­ни­ев Фи­дарис Фи­раз улы 1991 ел­ның 13 мар­тын­да Ях­шы­бай авы­лын­да туа. 2014 ел­да Идел буе фи­зик куль­ту­ра, спорт һәм ту­ризм дәү­ләт ака­де­ми­я­сен тә­мам­лый. Шул ук ел­ның 1 сен­тяб­рен­нән Ка­зан пе­да­го­гик көл­ли­я­тен­дә физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­сы бу­лып эш­ли баш­лый һәм ан­да бы­ел­ның июль ае­на ка­дәр хез­мәт куя. Ул ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­тын­да баш бел­геч - административ комиссия сәркатибе итеп бил­ге­лән­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев