САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесләре – Рәфкать Шәмгунов, Азия Мөхәммәдиева

Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Рәфкать Шәмгунов Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлегенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Шәмгунов Рәфкать Шамил улы, полиция подполковнигы, 1970 елда Әлмәт районында туган. Чистай...

Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр.

Рәфкать Шәмгунов

Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлегенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Шәмгунов Рәфкать Шамил улы, полиция подполковнигы, 1970 елда Әлмәт районында туган. Чистай совхоз-техникумын, Казан юридик институтын тәмамлаган. Әлмәт районының Акташ милиция бүлекчәсендә милиционер, Рус Акташы бүлекчәсендә участок инспекторы, балигъ булмаганнар белән эшләү төркемендә инспектор, Чаллы шәһәре Автозавод районы эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар базарында хокук бозуларга, җинаятьчелеккә, мөлкәти җинаятьләргә каршы көрәш, административ законнарны үтәү, җинаятьләрне ачу һәм башкалар буенча инспектор, бүлек начальнигы һәм башка җаваплы хезмәтләр башкарган. Сарман районы эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгеләнгәнче, Чаллы шәһәре Автозавод районының полиция бүлеге начальнигы урынбасары булып хезмәт куйган. Өйләнгән, тормыш иптәше Гөлнара ханым белән ике кыз үстерә.

Реклама

Азия Мөхәммәдиева

Мөхәммәдиева Азия Әсхәдулла кызы 1972 елның 12 мартында Янурыс авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлауга, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә, математика һәм физика укытучысы белгечлеге алып, Юлтимер мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Анда бер ел эшләгәч, математика укытучысы итеп Янурыс мәктәбенә күчерелә. 2010 елның августында Янурыс авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә. Шул ук елны Янурыс авыл җирлеге депутаты, соңрак Янурыс авыл җирлеге башлыгы итеп сайлана. Район Советы депутаты, район Советының финанс һәм бюджет буенча даими комиссиясендә эшли. "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы. "Татарстан-яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлекчәсе Советы рәисе. Тырыш хезмәте өчен 2012 елда муниципаль район Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. 2013 елда Янурыс авыл җирлеге, "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" республика конкурсында катнашып, үз категориясенә кергән җирлекләр арасында V урынга лаек булды. Шул ук елны торак пунктларны санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү икеайлыгы буенча район конкурсында III урынны яулады. Шулай ук "Авыл җирлекләренә грантлар турында"гы конкурста, 2014 елда "Татарстан Республикасында иң яхшы муниципаль берәмлек" конкурсында җиңүче булды. Шушы көннәрдә "Татарстан-яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтендәге нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тормыш иптәше белән ике ул үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X