САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесләре – Илнур Хәсәнов, Илдус Шакиров һәм Ильяс Нуриев

Илнур Хәсәнов Хә­сә­нов Ил­нур Ясир улы 1980 ел­ның 31 ма­ен­да Сар­ман авы­лын­да ту­ган. 2002 ел­да Ту­по­лев исе­мен­дә­ге Ка­зан дәү­ләт тех­ник уни­вер­си­те­тын «Күп­ка­нал­лы те­ле­ком­му­наль сис­те­ма­лар» бел­геч­ле­ге бу­ен­ча тә­мам­лый. Хез­мәт эш­чән­ле­ген «Тат­те­ле­ком»­ның Сар­ман ра­йо­ны электр элем­тә­се үзә­ген­дә ин­же­нер бу­лып баш­лый. 2006 ел­дан Әгер­җе ра­йо­ны электр элем­тә­се на­чаль­ни­гы бу­лып эш­ли. Өй­лән­гән, га­и­лә­сен­дә өч...

Илнур Хәсәнов

Хә­сә­нов Ил­нур Ясир улы 1980 ел­ның 31 ма­ен­да Сар­ман авы­лын­да ту­ган. 2002 ел­да Ту­по­лев исе­мен­дә­ге Ка­зан дәү­ләт тех­ник уни­вер­си­те­тын «Күп­ка­нал­лы те­ле­ком­му­наль сис­те­ма­лар» бел­геч­ле­ге бу­ен­ча тә­мам­лый. Хез­мәт эш­чән­ле­ген «Тат­те­ле­ком»­ның Сар­ман ра­йо­ны электр элем­тә­се үзә­ген­дә ин­же­нер бу­лып баш­лый. 2006 ел­дан Әгер­җе ра­йо­ны электр элем­тә­се на­чаль­ни­гы бу­лып эш­ли.

Өй­лән­гән, га­и­лә­сен­дә өч ба­ла үсә.

Ил­нур Хә­сә­нов Сар­ман авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се ва­зи­фа­ла­рын баш­ка­ру­чы итеп бил­ге­лән­де.

Илдус Шакиров

Ша­ки­ров Ил­дус Мө­дә­рис улы 1962 ел­ның 17 фев­ра­лен­дә Ак­су­бай ра­йо­ны­ның Шәр­бән авы­лын­да ту­ган. 1985 ел­да Ка­зан дәү­ләт ме­ди­ци­на инс­ти­ту­тын «Са­ни­та­рия, ги­ги­е­на һәм эпи­де­ми­о­ло­ги­я» бел­геч­ле­ге бу­ен­ча тә­мам­ла­ган. Хез­мәт юлын Ала­бу­га үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә табиб-ме­то­дист бу­лып баш­лый. Төр­ле ел­лар­да Ала­бу­га үзәк хас­та­ха­нә­се, Ка­зан шә­һә­ре­нең Ки­ров ра­йо­ны хас­та­ха­нә­се баш та­биб­ла­ры урын­ба­са­ры, рес­пуб­ли­ка ба­ла­лар ту­бер­ку­лез са­на­то­ри­е­нең баш та­би­бы, Ка­зан шә­һә­ре­нең 20нче по­лик­ли­ни­ка баш та­би­бы урын­ба­са­ры, Дер­быш­ки­да­гы ба­ла­лар ин­тер­нат-йор­ты ди­рек­то­ры бу­лып эш­ли.

Га­и­лә­ле, ике ба­ла­сы бар.

Ил­дус Ша­ки­ров ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се баш та­би­бы итеп бил­ге­лән­де.

Ильяс Нуриев

Ну­ри­ев Иль­яс Габ­дел­хай улы­ның исе­ме ра­йон­даш­лар­га ях­шы та­ныш. Ул Җә­лил бис­тә­сен­дә­ге ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бен­дә бокс бу­ен­ча тре­нер-укы­ту­чы бу­лып эш­ли. Хез­мәт эш­чән­ле­ген 1983 ел­да Вол­гог­рад дәү­ләт фи­зик куль­ту­ра инс­титу­тын тә­мам­ла­гач баш­лый. Үз эше­нә чын кү­ңел­дән би­рел­гән тре­нер шә­керт­лә­рен­дә дә тө­гәл­лек, ты­рыш­лык, хез­мәт сө­ю­чән­лек ке­бек сый­фат­лар тәр­би­я­ли, төр­ле яшь­тә­ге ба­ла­лар бе­лән бик тиз ур­так тел та­ба. Ул күп ке­нә Рос­сия чем­пи­о­нат­ла­ры при­зер­ла­ры, спорт мас­тер­лы­гы­на кан­ди­дат­лар һәм спорт мас­тер­ла­ры тәр­би­я­лә­де. Зур хез­мәт­лә­ре өчен ул үзе дә "Ди­на­мо" җәм­гы­я­те­нең, ТР Яшь­ләр эше, спорт һәм ту­ризм ми­нистр­лы­гы­ның гра­мо­та­ла­ры, ТР Көнь­як-Көн­чы­гы­шы Бокс фе­де­ра­ци­я­се­нең, ТР­ның "XXI га­сыр" Бокс фе­де­ра­ци­я­се­нең Рәх­мәт хат­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­де. Ә шу­шы көн­нәр­дә аңа "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның фи­зик куль­ту­ра һәм спорт от­лич­ни­гы" күк­рәк бил­ге­се тап­шы­рыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев